Зәй офыклары

«Уймак кыз»да Россия көне

12 июнь - Россия көне. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Әлеге көннең асылы - милләтләр бердәмлеге һәм илебез киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы.

Россия көне уңаеннан район-шәһәрдә төрле чаралар уздырыла. “Уймак кыз” балалар бакчасында исә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге нәниләр белән очрашып, әлеге көннең үткәне, аның асылы турында сөйләделәр, төркемнәргә туплар бүләк иттеләр.
Малай-кызлар әлеге очрашуга кечкенә сувенир - Россия әләмнәре тотып чыкты. Аларның җитдилеге йөзләренә үк чыккан: горурлык хисе белән атлады алар.  Әлеге очрашу яшь буында патриотик хис тәрбияләү өчен үтемле чара булды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Флорида Әхмәтвәлиева Россия көне тарихын, аның чын мәгънәсен нәниләр яссылыгына төшеп бәян итте. Малай-кызлар исә бу уңайдан шигырьләр сөйләделәр.  Бакча мөдире Анна Романова әйтүенчә, җирле бүлек хезмәткәрләре белән мондый очрашулар алдагы елларда да оештырылган. Бакча узган ел җирле бүлек Халыкара балалар көне уңаеннан оештырган рәсем бәйгесендә җиңү яулап, бүләккә ия булган. Мондый очрашулар балаларда ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләү юнәлешендә кирәк, ди бакча мөдире.
Флорида Фоатовна мондый очрашуларның дәвамлы булуын әйтеп, төркемнәргә туплар бүләк итте. Туплар исә гади түгел, аларда  җир шары сурәтләнгән. Икенче төрле  әйткәндә, бакча нәниләренә туп-глобус бүләк ителде бу көнне.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: