Зәй офыклары

Уйный-уйный үсәбез

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” рубрикасында шәһәр балалар бакчалары педагоглары белән таныштыруны дәвам итәбез. Ирина Сәхапова – “Аленка” бакчасы тәрбиячесе, хезмәт стажы - 24 ел.

Тәрбияче ул шундый катлаулы, әмма кызыклы эш. Бу хезмәтне башкару өчен белем, тәҗрибә генә түгел, ә  сәләт тә кирәк. Балалар турында сүз барганда, эшкә намус белән карарга, бөтен вакытыңны сабыйларга багышларга кирәк.  – Уйный-уйный үсәбез. Бар эшчәнлек уенга корыла. Уен аша нәниләр дөнья белән таныша. Шул уен аша  кирәк чакта баланы  мактап, канатландырып җибәрәм, - ди Ирина Касыймовна.

Педагогның балаларга ярдәмчел булуы, эшенә җаваплылы каравы аны үз эшенең чын остасы итеп күрсәтә. Белем һәм тәрбия бирү процессы тиешле алып барыла. Шуңа да, Ирина Касыймовна  районкүләм һәм республика дәрәҗәсендәге конкурсладра чыгыш ясап, мактауга лаек була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: