Зәй офыклары

Уңыш булгач, эшләве үк рәхәт

Район басу-кырларында тулы куәттә татлы тамыр - чөгендер алу эше бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча,  барлык мәйданның 38 процентында татлы тамыр алынган. Уңыш гектарыннан уртача 485 центнер тәшкил итә. Басу-кырларны  12  “РОПА” комбайны иңли. Татлы тамыр төяү белән 4  “РОПА-Маус” чөгендер төяү техникасы мәшгуль.
Без бу көннәрдә чөгендер алуда алдынгылыкны тоткан, район үзәгеннән шактый ерак булган, “Зәй шикәре” агрофирмасының “Төги” бүлекчәсе чөгендер басуларында булып кайттык. Авыл башында ук җәйрәп үскән куе яшел төсендәге  чөгендер басуы мул уңышы белән куандыра.
“Зәй шикәре” агрофирмасында татлы тамыр 2742 гектар мәйдан били.  Әлеге хуҗалык  шикәр чөгендерен алуга иң беренчеләрдән булып кереште. Бүгенге көнгә Якты Күл, Чыбыклы, Сәрәпәле басуларыннан чөгендер алынып бетте инде. Хәзер исә бу эш  Сәвәләй һәм Төги басуларында алып барыла. Эш ике сменада оештырылган. Төгидә татлы тамыр барлыгы 447 гектар мәйдан били. Без биредә булганда аның 80 гектары казылган иде инде.
Биредә уңыш гекарыннан 480, урыны-урыны белән 500 центнер тәшкил итә.  Комбайнчылар Иван Калинов,   Дамир Баһаутдинов, Павел Мельников,  Иван Ионов, Шәйхенур Миннекәев, Михаил Никандоров, Валерий Бутяев, Виктор Мерясовлар, алар барысы да -  үз эшенең осталары, тәҗрибәлеләр. Аларның күбесе быел бөртеклеләр суктыруда да катнашты.
 - Бөртеклеләр суктырып бетермәс борын мине чөгендер алуга дәшеп алдылар. 32 ел инде басу-кырлар иңлим, татлы тамыр казуда   исә 15 еллап эшлим, -ди Дамир Баһаутдинов.
Аның авылдашы (егетләр икесе дә Чыбыклыдан) Шәйхенур Миннекәев исә агымдагы уракта 28 мең центнер бөртеклеләр суктырган. Чөгендернең мул уңышына сөенеп туя алмый ул.
-Карагыз әле, чөгендер басуында ник бер чүп булсын. Барлык технология таләпләре үтәлгән, вакытында ашланып, вакытында корткыч һәм чүпкә каршы эшкәртелү нәтиҗәсе бу. Мондый чиста басулардан мул уңыш алу рәхәт, күңелдә ниндидер дулкын күтәрелә, - ди ул.
Комбайнчылар арасында Виктор Мерясов -  өлкән механизаторларның берсе. Ул тумышы белән Үтәшкиннән, Якты Күлдә гомер итә.
-Техникага хирыслык әтидән килә миңа. Дүрт дистә елдан артык техника иярлим, ун ел татлы тамыр казыйм, быелгы уңыш сөендерә безне, - ди Виктор Алексеевич.
Валерий Бутяевның комбайны чыгымчылап, көйсезләнеп торды. Хезмәттәшләре аңа техниканы сафка бастыруда киңәш белән дә, ремонтлауда да булыша.
--Без бер гаилә булып беттек инде, техникаларыбыз ватылса, бер-беребезгә шулай булышабыз, - ди Шәйхенур Миннекәев.
Комбайнчылар басуны бер әйләнүгә бункерлары тулгач, татлы тамырны басу читенә чыгып көшелгә сала баралар. Әлеге басуда Каф тавы кебек чөгендер көшелләре өелгән инде. Ул да булмады эш барган урынга  машина белән Георгий Гудошников килеп туктады. Ул кырдагыларга төшке аш алып килгән иде.  Комбайнчылар озак көттермичә төшке ашка туктады.
-Әле минем җир сөрүчеләрне барып ашатасым бар, -диде Георгий Гудошников.  Пешекчеләр Светлана Бабатова һәм Надежда Шишкановалар шулай ук  үз эшенең осталары. Механизаторлар алар әзерләгән аш-судан, эш оештырылышыннан  бик канәгать.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: