Зәй офыклары

Уңышлар - зур тырышлык куюдан

Бүген Зәйдә узган “Уңыш бәйрме”ндә 4500 тоннадан артык ашлык суктыруга ирешкән комбайнчылар Илдус Фәтхуллин, Андрей Митрофанов, Ирек Хәсәншин, Дамир Шәйгәрданов 100 мең сум акчалата бүләккә ия булды.

“Энергетик” Мәдәният сараенда узган “Уңыш бәйрәме”ндә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков, район башлыгы Разиф Кәримов, куратор Иван Гущин, “Агрокөч” җаваплыгы чикләнгән ширкәте генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Булат Шакиров катнашып, чыгышларында Зәй районының игенчелек буенча иң югары күрсәткечкә ирешүе, игенчеләр һәм чөгендер игүчеләребез күрсәткече республикада иң яхшылардан булуын билгеләп үттеләр.
Тамаша залында алдынгы механизаторлар, комбайнчылар, терлек азыгы әзерләүчеләр, терлекчеләр, машина йөртүчеләр, фермерлар, ветераннар утырды. Хөрмәтләү тантанасында алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Татарстан Президенты , ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте, Россия һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район дәрәҗәсендәге Мактау грамоталарына ия булды. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле 4500 тоннадан артык ашлык суктыруга ирешкән алдынгы комбайнчылар Илдус Фәтхуллин, Андрей Митрофанов, Ирек Хәсәншин, Дамир Шәйгәрдановка 100 мең сум акчалата бүләк бирелүе булды.
Бәйрәм исә бер сулышта узды. Район аграрийлары район-шәһәр үзешчәннәре чыгышларын көчле алкышларга күмде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: