Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган атнада Аксар авылында трактор янган

Янгында трактор йөртүче зыян күргән, аның тәне пешкән. 19 – 31 июльдә район янгын күзәтчелеге бүлеге 4 чакыру алган.

Шуның берсе - ташландык бина яну, икесе - чүп яну, берсе - җитди янгын очрагы.
27 июльдә 8 сәгать 26 минутта 88нче янгын сүндерү часте Аксар авылында янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә тракторга ут капкан булып чыга. Трактор йөртүче зыян күргән, аның тәне пешкән.
“Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев