Зәй офыклары

Узган атнада Иске Зәйдә ике янгын чыккан

Биредә бер хуҗалыкның – мунчасы, икенчесенең сарае янган.

Узган атнада район янгын күзәтчелеге хезмәте 4 чакыру алган. Шуның берсе ялган чакыру булып чыккан, берсе – чүп яну. Ә ике очракта янгын сүндерүчеләргә “кызыл әтәч” белән көрәшергә туры килгән.

26 сентябрьдә 19 сәгать 38 минутта Иске Зәй бистәсендә янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә Орджоникидзе урамында мунча яна. Янгын мич һәм төтен юлларының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

28 сентябрьдә иртәнге сәгать 5нче яртыда шулай ук Иске Зәй бистәсенең Түбән Макаров урамында янгын чыга. Биредә бер хуҗалыкның сарае тулысынча янып бетә, шулай ук сарай янында ятучы салам да янып бетә. Ут чыгуның сәбәбен ачыклау эше бара.

“Халыктан ут белән эш иткәндә  аеруча сак булуларын сорыйбыз. Ялкын телләре бер нәрсәне дә аямый, саклык кагыйдәләре турында онытмасагыз иде”, - ди район  янгын күзәтчелеге башлыгы Андрей Кириллов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: