Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган атнада Иске Зәйдә янгын чыккан

Иске Зәйнең Кызылармиячеләр урамында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә, ут чыгуын узып баручы күреп, янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә.

25 мартта 16 сәгать минутта район янгын күзәтчелеге бүлегенә Иске Зәйнең Кызылармиячеләр урамында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Ут чыгуын  узып баручы күреп, янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә.

Биредә  мунча өстендәге икенче катта мансарда яна.  Утның мунчага һәм гаражга күчү куркынычы зур була. Янгын чыгу нәтиҗәсендә мансарда бинасы эчтән һәм андагы әйберләр яна, мунчаның тышкы ягына зыян килә.

“Янгын чыгуның сәбәбе мичкә яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  үтәмәү. Мичләре булган тораклар хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүенә аеруча игътибар бирергә кирәк. Мич ярылып, тишекләр барлыкка килсә, аларны сылап торырга, төтен юлларын контрольдә тотарга онытмагыз. Мичкә яккач, өйдән чыгып китмәгез, аны күзәтүчесез калдырмагыз. Шулай ук утын янып китсен өчен тиз янып китүче сыеклыклар кулланырга рөхсәт ителми”, -дип кисәтә район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Зөлфия Ризванова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев