Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган атнада районда триммер, мотоцикл урлаганнар

Зәй эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада шәһәр-районда милек белән бәйле җинаятьләр – урлашу очраклары теркәлгән.

Зәйдә яшәүче бер ир-атның бензин пычкысы һәм триммерын урлаганнар. Ә Казан шәһәрендә яшәүче кеше М-7 яңа салынучы юлы янындагы урман кырыннан мотоциклын урлаулары турында хәбәр итә.

Зәй кешесеннән Поповка авылы янында 4000 метр озынлыкта алюмин кабель урлаулары турында бүлеккә гариза кергән.
 

“Урлашу фактлары буенча җинаять эше ачылды, оператив-эзләү чаралары алып барыла”. – ди полиция хезмәткәрләре

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев