Зәй офыклары

Узган атнада шәһәрдә бер хуҗалыкта мунча янган

Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эше бара.

Узган атнада район янгын күзәтчелеге хезмәте 4 чакыру алган. Шуның берсе ялган чакыру булып чыккан. Янгын сүндерүчеләргә бер мәртәбә полиция белән хезмәттәшлек итәргә, янган чүпне сүндерергә чыгарга туры килгән. Ә бер очрак янгын очрагы белән бәйле. 
28 февральдә кичке сәгать  сигезенче яртыда шәһәрнең Партизан урамында янгын чыгуы турында хәбәр алына.  Биредә бер шәхси хуҗалыкта мунчага ут капкан булып чыга. Ут чыгу нәтиҗәсендә мунчаның түшәме яна. Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эше бара. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: