Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган атнада тагын өч зәйле мошенниклар капкынына эләккән

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада мошенниклык очраклары янә кабатланган.

Зәйдә яшәүче бер кеше интернет челтәрендә белдерүләр сайтында тукымага заказ бирә һәм моның өчен  25448 сум акчасын күчерә. Әмма аңа товар килми, сатучы да аның телефонына җавап бирми башлый.

 Тагын бер зәйле шулай ук интернет сайты аша ноутбук алырга тели һәм моның өчен 55520 сум акчасын түли. Ул шулай ук товарны кулга алмый.

19 яшьлек кыз  интернет челтәрендә бушлай белдерүләр сайты аша телефон алырга тели һәм мошенниклар счетына 29 мең сум акча күчерә.

Әлеге мошеннник очраклары буенча җинаять эше ачылган, тикшерү, оператив эзләү эшләре бара.  Полиция хезмәткәрләре зәйлеләрне игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән мәгълүматны тикшерергә, билгесез счетка ашыгып акча күчермәскә киңәш итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев