Зәй офыклары

Узган атнада Югары Лоҗы авылында мунча янган

Ут мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү сәбәпле килеп чыккан.

Узган атнада Зәй янгын күзәтчелеге хезмәте 2 чакыру алган. Шуның берсе – машина яну белән бәйле юл һәлакәте.
11 гыйнварда 21 сәгать 57 минутта Югары Лоҗы авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына.  Биредә мунчага ут каба. Ут мичкә якканда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү сәбәпле килеп чыккан, дип хәбәр итә Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: