Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган атнада Зәй янгын күзәтчелеге хезмәте алган чакыруларның 18е чүп, кипкән үлән яну белән бәйле

Кипкән үлән, чүп яндыру – язгы чорның олы проблемасы.

Узган атнада район янгын күзәтчелеге хезмәте 29 чакыру алган. Шуның 6сы ялган чакыру булып чыккан, берешәр очракта полиция белән хезмәттәшлек итәргә, ризык көю буенча урынга чыгарга туры килгән. Ә менә чакыруларның 18е чүп һәм камыш яну, кипкән үлән яну белән бәйле. Бу зур борчу тудыра.

Карлар эреп, көннәр җылыну белән корыган үләнгә, чүп-чарга ут төртү очраклары арта. Моның исә зур бәла-каза китереп чыгаруы да мөмкин.

–Җәйге чорга әзерлекне күпләр узган елгы яфракларны, чүпне яндырудан башлыйлар. Тик бит ялкын телләре тиз тарала. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәп башкармасаң, мондый гамәлләрнең бик аяныч тәмамлануы, торак йортларга, хуҗалык корылмаларына ут кабуы, кайчагында кешеләргә  дә куркыныч янавы мөмкин. Һәркем янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде,–ди район янгын күзәтчелеге хезмәте баш дәүләт  инспекторы Андрей Кириллов.

 Әгәр ут-күзгә яисә яну билгеләренә тап буласыз икән, бу хакта кичекмәстән 01 (кесә телефоннарыннан – 101) номеры буенча янгын хезмәтенә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев