Зәй офыклары

Узган атнада Зәй юлларында җиде исерек машина йөртүче тоткарланган

 Узган атнада Зәй районында 255 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуның 198е – ЮХИДИ линиясе буенча.

Юл инспекторлары руль артына исерек хәлдә утырган 7 машина йөртүчене тоткарлаган. Аларга карата машина  йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү өчен судка җибәрү өчен  административ материал җыелган. 12 июньдә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, янә руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган 57 яшьлек Зәй кешесе тоткарлана.  Аңа карата  исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җәзага тартылган, әмма шул хәлдә идарә итүен дәвам иткән өчен җинаять  эше кузгатылган.

Бу периодта 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның берсендә кеше сәламәтлегенә зыян килгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: