Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган атнада Зәй юлларында ике исерек машина йөртүче тоткарланган

Ә бер кешегә карата, транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, янә руль артына алкогольле эчемлек кулланып утырган өчен җинаять эше кузгатылган.

19-26 апрельдә шәһәр-районда оператив хәл тотрыклы булды, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. Бүлеккә хокук бозулар, җинаять кылулар турында 198 хәбәр һәм гариза кергән. Шәхескә карата җинаять кылулар теркәлмәгән, ә урлашу, мошенниклык очраклары борчу тудыра.
Бу чорда шәһәр-районда 12 юл һәлакәте теркәлгән, руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган 2 машина йөртүче тоткарланган.
25 апрельдә ЮХИДИ инспекторлары транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җәзага тартылган, алкоголь кулланган хәлдә янә руль артына утырган 25 яшьлек Зәй кешесен туктата. Аңа карата җинаять эше кузгату өчен материал җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев