Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган атнада Зәйдә алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган ике машина йөртүче тоткарланган

Аның берсе транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, янә руль артына утырган.

12-18 апрельдә   шәһәр-районда оператив хәл тотрыклы булды, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. Бүлеккә хокук бозулар, җинаять кылулар турында 168 хәбәр һәм гариза кергән. Шәхескә карата җинаять кылулар теркәлмәгән, ә урлашу, мошенниклык очраклары  борчу тудыра.

 Бу чорда шәһәр-районда 15 юл һәлакәте теркәлгән, руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган  2 машина йөртүче тоткарланган.

15 апрельдә участок полиция вәкаләтлеләре транспорт белән идарә итү  хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җәзага тартылган, алкоголь кулланган хәлдә янә руль артына утырган район авылларында яшәүче 53 яшьлек бер кешене туктата.  Аңа карата  җинаять  эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев