Зәй офыклары

Узган атнада Зәйдә склад янган

Узган атнада район янгын күзәтчелеге хезмәте 5 чакыру алган. Шуның өчесе ялган чакыру булып чыккан, берсе полиция белән хезмәттәшлек итү, ә бер очракта янгын буенча урынга чыгарга туры килгән.

6 июньдә 2 сәгать  45 минутта шәһәрнең Тавлин урамында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә әзер продукцияне саклау складында ут чыгып, сәүдә-көнкүреш бинасы, агач-төзелеш материаллары яна. Ут электр җиһазларын монтажлаганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле килеп чыккан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: