Яңалыклар

Узган атнада Зәйдә – йорт, Урта Багражда мунча янган

Узган атнада Зәй янгын хезмәте 6 чакыру алган.

Шуларның берешәре – газ хезмәте  һәм полиция белән хезмәттәшлек итү, ә бер очрак хуҗасыз корылма, чүп яну белән бәйле. Янгын сүндерүчеләргә ике мәртәбә урынга чыгарга туры килгән.

17 мартта көндез Урта Баграж авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә мунчага ут кабып, аның  түбәсе яна. Ут мичкә якканда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан.

Шул ук көнне шәһәрнең Чехов урамында йорт януы урында хәбәр алына. Нәтиҗәдә йортның эче һәм түбәсе яна. Йорт иминиятләштерелмәгән. Ут тәмәке тартканда саксызлык нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Узган атнада Зәйдә – йорт, Урта Багражда мунча янган
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар