Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган атнада зәйлеләр телевизор, велосипед, телефон урлаткан

Әлеге җинаять кылучыларның күбесе тоткарланган.

19 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә бер кибеттә 3059 сумлык ашамлыклар урлаулары турында хәбәр керә. Оператив эзләү эшләре барышында әлеге җинаятьтә гаепләнеп, 21 яшьлек Чаллы кызы тоткарлана. Ул элек тә хөкемгә тартылган булган. Моннан тыш, аның Зәй кибетләрендә 14 һәм 16 апрельдә булган урлауларга да катнашы булуы ачыклана.
Ә Зәйдә яшәүче бер хатын-кызның фатирыннан телевизорын урлыйлар. Тикшерү-эзләү эшләре барышында әлеге җинаятьне элек тә хөкемгә тартылган 43 яшьлек ир-ат кылу ачыклана.
Бер хатын-кыз йорт подъездыннан велосипедын урлаулары турында мөрәҗәгать итә. Аңа 5000 сумлык матди зыян килә. Бу факт буенча тикшерү-эзләү эшләре бара.
24 апрельдә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз 12 апрельдә фатирыннан телефонын урлаулары турында хәбәр итә. Телефон урлауда гаепләнеп, полиция участок вәкаләтлеләре тарафыннан элек тә хөкемгә тартылган бер ир-ат тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев