Зәй офыклары

Узган ел республикада 195 кеше янып үлгән

Татарстанда узган ел 3424 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Аларда 196 кеше үлгән, шуларның 10сы - балалар. 70 процент янгыннарның шәхси секторда булуы билгеләнә. Бу нигездә электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау, мичләрнең төзексезлеге, газ, керосин беләш эшли торган приборларны куллануда саксызлык, исерек килеш тәмәке тарту, балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә килеп чыккан...

Татарстанда узган ел 3424 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Аларда 196 кеше үлгән, шуларның 10сы - балалар. 70 процент янгыннарның шәхси секторда булуы билгеләнә. Бу нигездә электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау, мичләрнең төзексезлеге, газ, керосин беләш эшли торган приборларны куллануда саксызлык, исерек килеш тәмәке тарту, балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары. Бигрәк тә салган хәлдә тәмәке тартуның аяныч төгәлләнүгә мисаллар күп. Ел дәвамында республика территориясендә чыккан янгыннарның 285 е спиртлы эчемлек кулланучылар гаебе белән булган.

Безнең районда да мондый хәлләр күзәтелеп тора, шуңа күрә салган хәлдә ут белән эш итүдән ерак булу, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә андыйларга игътибарлы булулары сорала. Балалар белән дә янгын чыгу куркынычы турында аңлату эшләрен даими алып бару кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: