Зәй офыклары

Узган ел Зәйдә 129 малай һәм 123 кыз туган

Барлыгы районда 252 бала дөньга килгән, аларга кушылган иң популяр исемнәр - Әмир һәм София.

ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, узган ел районда 252 туу турында акт теркәлгән, барлыгы129 малай һәм 123 кыз туган. 75 бала - беренче, 94е - икенче, 63е - өченче, 20се - дүртенче һәм аннан соң туган балалар.

Зәйлеләрнең улларына биргән иң популяр исемнәр - Әмир, Ислам, Ярослав, Марк, Матвей булган. Кызларның әти-әниләре иң еш кушкан исемнәр - София, Амалия, Мелания, Ясминә, Алисә.

Узган ел зәйлеләр балаларны сирәк исемнәр белән дә атаган, алар арасында Нармина, Алексия һәм Мөхәммәд  бар.

Теркәлгән никахлар белән аерылышулар саны бер чама. 175 пар өйләнешкән, 172се – аерылышкан. Узган ел районда 390 хатын-кыз һәм 433 ир-ат вафат булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: