Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган шимбәдә Чыбыклыда килен төшерделәр

Бар җиһанда җәйнең иң юмарт, иң матур, иң мул ае – август! Табигатьнең аерата бер серле, әкияти могҗизалы чагы. Күпләр өчен бу мул чор – никахлар, туйлар мизгеле дә.

Узган шимбәдә Чыбыклыда килен төшерделәр. Дәүләтшиннар нигезендә оныклары Данир һәм килен Снежананың никахлары булды.

Шунысын да әйтик, килен чуваш милләтеннән. Снежана татар авылына килен булып төшеп, гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, булачак әнисенә – шәлъяулык, әти кешегә түбәтәй бүләк итте.


“Без бу никахка бик шат. Балаларыбызга бәхет, иминлек, аңлашып яшәүләрен телибез”, -ди әбиләре Нәкыя Дәүләтшина.
Яшь парлар матур гаиләдә, шулай йола, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яшәсеннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев