Зәй офыклары

Узган тәүлектә COVID-19 белән авыручылар 48 кеше теркәлгән

Бу тәүлектә 12 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда 48 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның өчесе – читтән кертелгән, 45е – авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.

 

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадерлеләр юк, 18-30 яшьлекләр арасында – 4, 30-50 яшьлекләр арасында –16, 50-60 яшьлекләр арасында – 14, 60-70 яшьлекләр арасында – 8, 70-80 яшьлекләр арасында – 5, 80-90 яшьлекләр арасында – 1 кеше теркәлгән. Авыручылар иң күп шәһәр – Казан. Биредә 22 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда  – җиде, Югары Ослан районында – дүрт, Түбән Камада – өч, Әлмәт белән Нурлат районнарында – икешәр, Актаныш, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

25 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 8145 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 6926 кеше терелде, шул исәптән 9 кеше узган тәүлектә савыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: