Зәй офыклары

Узган тәүлектә COVID-19 белән авыручылар - 51 кеше

COVID-19 белән 8 кеше хастаханәгә салынган, 43 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда 51 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе – читтән кертелгән, 47се – авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.

 

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадәрлеләр арасында бер кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 8, 30-50 яшьлекләр арасында –17, 50-60 яшьлекләр арасында – 11, 60-70 яшьлекләр арасында – 11, 70-80 яшьлекләр арасында – 3 кеше теркәлгән. Авыручылар иң күп шәһәр – Казан. Биредә 28 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Нурлат районында – алты, Югары Осланда – биш, Әлмәттә – дүрт, Яр Чаллыда, Буа, Кама Тамагы районнарында – икешәр,  Арча, Лаеш районнарында берәр очрак теркәлгән.

23 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 8042 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 6893 кеше терелде, шул исәптән 45 кеше узган тәүлектә савыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: