Зәй офыклары

Узган тәүлектә COVID-19 белән авыручылар арткан

Бу тәүлектә 5 кеше хастаханәгә салынган, 50 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда 55 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның икесе – читтән кертелгән, 53е – авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.

 

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадерлеләр арасында бер кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 5, 30-50 яшьлекләр арасында –25, 50-60 яшьлекләр арасында – 12, 60-70 яшьлекләр арасында – 11, 70-80 яшьлекләр арасында – 1 кеше теркәлгән. Авыручылар иң күп шәһәр – Казан. Биредә 32 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Нурлат районында  – җиде, Яр Чаллыда – дүрт, Буа, Лаеш, Балык Бистәсе районнарнда – икешәр, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Тукай  районнарында берәр очрак теркәлгән.

24 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 8097 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 6917 кеше терелде, шул исәптән 24 кеше узган тәүлектә савыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: