Татарстанда тагын 85 кешегә Covid-19 диагнозы куелган, бу тәүлектә 92 кеше терелгән.
Дүрт очрак – читтән кергән, 81е - вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. 19 авыру хастаханәгә салынган, 66сы - өйдә дәвалана.
Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрле 1 кеше бар. Авыручылар арасында иң күбе 30-50 яшьлекләр, алар - 38 кеше. 18-30 яшьлекләрдән - 11, 50-60 яшьлекләрдән - 19, 60-70 яшьлекләрдән – 11, 70-80 яшьлекләрдән – 5 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп авыручылар Казанда, алар – 61 кеше. Яр Чаллыда – биш, Лаеш районында – дүрт, Биектау районында – өч, Яшел Үзән, Питрәч, Ютазы районнарында – икешәр, Әлмәт, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Тәтеш районнарында берәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 28 ноябрьгә Татарстанда 10168 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 8912, шуларның 62се – узган тәүлек эчендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз