Зәй офыклары

Узган тәүлектә коронавирустан 11 кеше терелгән

Узган тәүлектә республикада тагын 22 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Берсе – читтән кергән, калганнары – вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. Ике авыру хастаханәгә салынган, 20се - өйдә дәвалана.

 Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр - берәү.   Авыручылар арасында 30-50 яшьлекләр - 12 кеше. 18-30 яшьлекләрдән ике, 50-60 яшьлекләрдән  - 4,  60-70 яшьлекләрдән – 2, 70-80 яшьлекләрдән – 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар Казанда, алар – 12 кеше. Яшел Үзән, Лаеш  районнарында – икешәр, Арча, Буа, Биектау, Бөгелмә, Лениногорский, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 29 сентябрьгә Татарстанда 7205 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 6065, шуларның 11е – узган тәүлек эчендә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: