Зәй офыклары

Узган тәүлектә коронавирустан ике үлем очрагы теркәлде

Узган тәүлектә республикада тагын 25 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Берсе – читтән кергән, калганнары – вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. Биш авыру хастаханәгә салынган, 20се - өйдә дәвалана.

 Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр - берәү.   Авыручылар арасында 30-50 яшьлекләр - 8 кеше. 18-30 яшьлекләрдән өч, 50-60 яшьлекләрдән  - 6,  60-70 яшьлекләрдән – 6, 70-80 яшьлекләрдән – 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар Казанда, алар – 13 кеше. Яшел Үзән  районында – дүртәү,  Биектау, Саба районнарында икешәр, Яр Чаллы, Аксубай, Әлмәт, Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 30 сентябрьгә Татарстанда 7230 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 6092, шуларның 27се – узган тәүлек эчендә.

Коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде. 1948 елгы хатын-кыз Яшел Үзән хастаханәсенә китерелә. Икеяклы пневмониядән интеккән ханымның хәле начарлана. 1946 елгы хатын-кыз Казанның 2нче клиник дәваханәсенә китерелә, хроник авырулары кискенләшү сәбәпле, хәле начарлана. Ике очракта да вирус идентификациләнә. Бүгенге көнгә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 76  үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: