Зәй офыклары

Узган тәүлектә республикада 51 кеше COVID-19 йоктырган

Бер очрак читтән кертелгән, 50се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле йоктырган. 19 кеше хастаханәләргә салынган, 32се өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадәргеләр юк. 18-30 яшьлекләр арасында – 6, 30-50 яшьлекләр арасында – 12, 50-60 яшьлекләр арасында – 6, 60-70 яшьлекләр арасында – 16, 70-80 һәм 80-90 яшьлекләр арасында – 5әр, 90 яшьтән өлкәнрәк 1  кеше коронавирус йоктырган.

Иң күп авыру йоктыручылар  һаман да Казанда (18 кеше).  Чаллыда – 12, Яшел Үзәндә – 6, Нурлатта – 3,  Югары Ослан, Биектау, Лениногорскида – 2, Арча, Буа, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында  1әр очрак теркәлгән.

9 мартка  Татарстанда COVID-19ны 18335 кеше йоктырган.

 

Бүгенге көнгә республикада 93594 кешегә коронавируска каршы вакцина ясалган, шуларның 38582се икенче доза кабул иткән.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу. 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: