Зәй офыклары

Узган тәүлектә республикада 53 кеше коронавирус йоктырган

Читтән кайткан бер кеше авырган, 52 кеше – коронавирус белән авыручылар белән элемтәдә булучы.

7 кеше хастаханәләргә салынган,  46сы өйләрендә дәвалана.
Авыру йоктыручылар арасында ике бала да бар.  Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясенә керә – алар – 25.
18 – 30 һәм  50 – 60 яшьлекләрдән – 8әр
 60-70 яшь – 7,
70-80 яшьлекләрдән 3 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.

Шәһәрләр буенча:
Казанда -21
Чаллы – 9
Әгерҗе – 10
Яшел Үзән – 4
Алабуга, Питрәч, Әтнә – 2
Биектау, Лаеш, Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Барлык саклану чараларын төгәл үтәргә чакырабыз. Маскалардан гына йөрегез, перчаткасыз чыкмагыз, урамнарда йөргәндә кулыгыз белән битегезгә, борыныгызга тотынмагыз. Дистанция саклап хәрәкәт итегез. Кулларны кат-кат сабынлап юу мөһим.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: