Зәй офыклары

Узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 41 очрагы теркәлгән

25 кеше хастаханәләргә салынган, 16сы өйләрендә дәвалана.

 Тестлары уңай нәтиҗә бирүчеләрнең күбесе  – 30-50  яшьлекләр (12).  Авыру йоктыручылар арасында   18 яшькә кадәрге ике балигъ булмаган да бар.   

Шәһәрләр буенча иң күп авыручылар Казанда (26). Яшел Үзән, Тукай, Арчада – 2,  Чаллы, Апас, Балтач, Буа, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч  районнарында берәр очрак теркәлгән.
Гомумән алганда, республикада 4555 кеше  коронавирус инфекциясе йоктырган, вирус йоктырганнарның 3410сы савыккан.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Саклык чаралары турында онытмагыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: