Зәй офыклары

Узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 42 очрагы теркәлгән

13 кеше хастаханәләргә салынган, 29ы өйләрендә дәвалана.

Тестлары уңай нәтиҗә бирүчеләрнең күбесе  – 30-50  яшьлекләр (13).  Авыру йоктыручылар арасында   18 яшькә кадәрге бер балигъ булмаган да бар.   

Шәһәрләр буенча иң күп авыручылар Казанда (20).  Чаллыда -7, Нурлатта – 3, Биектау, Лаеш, Түбән Камада – 2, Аксуюай, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Балык бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән.
Гомумән алганда, республикада 4514 кеше  коронавирус инфекциясе йоктырган, вирус йоктырганнарның 3362се савыккан.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Саклык чаралары турында онытмагыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: