23 февральгә Татарстанда 56 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән. 25 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручылар 30 дан 50 һәм 60тан 70 яшькә кадәрге аралыкта, алар 31 кеше.
Географиясе буенча Казанда – 26, Чаллыда - 7, Яшел Үзәндә - 6. Әлмәт, Түбән Кама һәм Балтачта – 2шәр, Әгерҗе, Буа районы, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Питрәчтә - 1әр очрак билгеле.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 17 712 COVID-19 очрагы теркәлгән. Шулардан 14 232 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 13е-узган тәүлектә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз