Зәй офыклары

Узган тәүлектә Татарстанда 21 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Узган тәүлектә республикада тагын 21 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Берсе – читтән кергән, калганнары – вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. Дүрт авыру хастаханәгә салынган, 17е - өйдә дәвалана.

 Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр юк.   Иң күп авыручылар 30-50 яшь категорияләренә карый, алар 9 кеше. 18-30 яшьлекләрдән ике, 50-60 яшьлекләрдән  - 5,  60-70 яшьлекләрдән – 4, 70-80 яшьлекләрдән 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар Казанда, алар – 18 кеше. Яшел Үзән, Кукмара, Спас  районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 23 сентябрьгә Татарстанда 7065 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 5959, шуларның 36сы – узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: