Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда 39 кеше коронавирус йоктырган

Республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән.

Аларның 36сы авыру кеше белән контактта булу сәбәпле инфекция йоктырган, ә 3се  читтән кертелгән

 Республиканың 14 кешесенә медицина учреждениеләренә ятарга туры килгән. Тагын 25 кеше өйләрендә дәвалана, чөнки аларның авыруы җиңел формада уза.

Яңа очракларның күбесе Чаллыда теркәләгә, монда 11 кеше авырый. Җиде оКазанда – 7, Түбән Камада – 4, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорский, Нурлатта – 2, Баулы, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе берәр очрак теркәлгән.

Бүгенге көнгә 249244 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 157 081е – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев