Зәй офыклары

Үзгәрешләр кертелде

5 ноябрьдән машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тоту кагыйдәләре үзгәрү турында Россия хөкүмәтенең яңа карары гамәлгә керде. Таныклык алу өчен хәзер имтихан бары тик махсус һөнәри уку үзәкләрен тәмамлаучылардан гына алына, мөстәкыйль әзерлек исәпкә алынмый. Имтиханнарны теләсә кайсы ЮХИДИ бүлегендә тапшырырга мөмкин. Гамәли рәвештә имтихан тапшырганда механик һәм автомат...

5 ноябрьдән машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тоту кагыйдәләре үзгәрү турында Россия хөкүмәтенең яңа карары гамәлгә керде. Таныклык алу өчен хәзер имтихан бары тик махсус һөнәри уку үзәкләрен тәмамлаучылардан гына алына, мөстәкыйль әзерлек исәпкә алынмый. Имтиханнарны теләсә кайсы ЮХИДИ бүлегендә тапшырырга мөмкин. Гамәли рәвештә имтихан тапшырганда механик һәм автомат коробкалы машиналарда йөрү рөхсәт ителә. Тик таныклыкка нинди машинада йөреп имтихан тапшыруга карап билге ясала. Автомат коробкалыдан механик коробкалыга күчергә теләгәндә, аерым имтихан тапшырырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: