Зәй офыклары

Вадим Усманов: “Һәркемнең сәламәт булуы - уртак байлык”

Илебездә тормышка ашырылучы илкүләм проектларның берсе - “Сәламәтлек саклау” проекты. Ул халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Республикабыз, шул уңайдан районыбызда әлеге юнәлештә максатчан эш алып барыла. Муниципаль районда сәламәтлек саклау тармагын үстерү турында без район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Вадим Усманов белән әңгәмә кордык.

-Вадим Валентинович, республика сәламәтлек саклау системасында район үзәк дәваханәләре мөһим урын алып тора.  Зәй район үзәк дәваханәсе төшенчәсе астында без нәрсәне күздә тотабыз?
-Республика сәламәтлек сак-лау системасының бер тармагы -Татарстан Республикасының барлык 43 муниципалитетында эшләүче үзәк район дәваханәләре.  Республика халкының күпчелек өлешенә квалификацияле беренчел медцина-санитар һәм махсуслаштырылган медицина ярдәмен нәкъ менә район дәваханәләре  күрсәтә.
«Зәй район үзәк  дәваханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе - 55 меңнән артык кеше яшәгән шәһәр һәм район халкына ашыгыч, беренчел медицина-санитар һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүче күппрофильле медицина оешмасы. Хезмәт күрсәтү территориясенең радиусы 70 километр тәшкил итә. Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсе 192 койкага исәпләнгән тәүлек буе эшләүче стационарның 8 бүлеген,  124 койкага исәпләнгән көндезге стационар, сменага 1050 кешене кабул итәрлек  поликлиника учреждениеләре,  шулай ук район авылларында 5 табиб амбулаториясе һәм 46 фельдшер-акушерлык пунктын үз эченә ала. Район сәламәтлек саклау тармагы - шәһәрнең күп санлы хезмәт коллективларының берсе, тармакта 780 кеше хезмәт куя.  Аларның  83е - табиб, 450дән артыгы - шәфкать туташы һәм фельдшер, шулай ук санитар һәм машина йөртүчеләр, административ-идарә персоналы һәм башкалар.
-Статистика мәгъ-лүматларына да күз салыйк, чөнки алар артында тармакта эшләүчеләрнең тынгысыз тырыш хезмәте ята.
-Ел саен  стационарда 8 меңнән артык кеше дәвалана, 4 меңнән артык зәйле көндезге стационар шартларында дәваланып чыга. Елына уртача  300 меңнән артык кеше поликлиника  бүлекләренә, 51 мең кеше район ФАПлары фельдшерларына мөрәҗәгать итә. Безнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадалары елына уртача 16 меңнән артык чакыру ала һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтүгә чыга.  Дәваханә  белгечләре тарафыннан  ел саен 1100гә якын операция ясала.
-Соңгы еллар Зәй сәламәтлек саклау өлкәсендә җитди үзгәрешләр белән истә калды. Республика һәм район  җитәкчелегенең актив социаль сәясәте нәтиҗәсендә дәваханәнең матди-техник базасын ныгытуга, күп кенә бүлекләрне норматив хәлгә китерергә мөмкин булды. Шул турыда берничә сүз әйтсәгез иде...
-Район сәламәтлек саклау тармагын үзгәртеп корулар 2017 елда башланды. Без дәваханәнең элекке бинасын масштаблы реконструкцияләүгә һәм барлык  педиатрия хезмәтләрен  бер түбә астына кертүгә ирештек. 2018 елда үзәк дәваханә һәм диагностика корпусы, “Салават күпере” поликлиникасы филиа-лы норматив хәлгә китерелде, операцияләр ясау блогы капиталь ремонтланды һәм  җиһазландырылды. Ел саен без бер модульле фельдшер-акушерлык пункты  (бүген районда алар 9) төзибез, шундый ук модульле технология буенча  5 табиб амбулаториясе төзелде. Узган 2019 ел да районның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен уңышлы булды. Республикада беренчеләрдән булып Зәйдә дәүләт-шәхси партнерлык механизмы кысаларында җитди проектларны гамәлгә ашыра алдык. Әйтик, 2019 елның апрелендә  гемодиализ үзәге ачылды. Үзәк ике сменада эшләүче 8 гемодиализатор (ясалма бөер  аппаратлары) белән җиһазландырылды. Үзәктә гемодиализ методы белән   24 зәйле  дәвалана. Алар элек һава торышының нинди булуына карамастан,  көнаралаш Түбән Камага йөрергә мәҗбүр иде.  
2019 ел ахырында шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык механизмын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә компьютер томографиясе үзәге ачылды. Үзәк заманча мультиспираль компьютер томографы белән җиһазландырылды. Болар барысы да зәйлеләргә медицина ярдәмен шәһәр һәм район чикләреннән чыкмыйча гына алуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Ел ахырында Перцовка авылында яшәүчеләр өчен модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Модульле ФАП биредә яшәүчеләр өчен Яңа ел бүләге булды.
 Район үзәк дәваханәсе 4 яңа «Форд-Транзит» ашыгыч ярдәм күрсәтү автомобиле белән тулыланды. Гомумән алганда, соңгы 3 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә инвестицияләр күләме 400 миллион  сумнан артып китте.
Быел дәваханәнең палата корпусына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Шулай итеп, район үзәк дәваханәсенең  заманча йөзе булачак, ул  чыннан да яхшы  дизайнлы, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге булган медицина шәһәрчегенә әвереләчәк.
-2019 елда районда элек кулланылмаган эш формасы кулланылды: авыл җирлекләрендә “мобиль поликлиника” эшләп китте. Аның нәтиҗәләре ниндирәк?
- “Мобиль поликлиника” проекты  ул ике илкүләм проект - “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография”  проектларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.  Проектның максаты - авыл халкы өчен квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү. Ноябрь уртасыннан башлап һәм декабрь ае дәвамында медицина автопоезды  пациентларны кабул итте. Мобиль поликлиника Сәвәләй, Бохарай, Сарсаз-Баграж, Бигеш авылларында график нигезендә  эшләде. Кабул итүне хирург, невролог, офтальмолог, кардиолог, уролог, гинеколог, терапевт, эндокринолог алып барды. Барлык авылларда да анализлар алу, ЭКГ  үтү мөмкинлеге тудырылды. Барлыгы 1050 кеше медицина тикшерүе үтте.
-Узган ел өлкән яшьтәгеләрне медицина тикшерүе узуга тартуга басым ясала башлады, “Өлкән буын”  дип аталган махсус программа гамәлгә керде. Әлеге юнәлештә нәрсәләр эшләнде?
-Әлеге уңайдан хәзер диспансерлаштыру механизмына  кайбер үзгәрешләр кертелде. Әйтик, 2019 елдан башлап яше  40ка җиткәннәр  диспансерлаштыруны ел саен узарга тиеш. Дәваханә белгечләре тарафыннан 2019 елда диспансерлаштыру үтәргә тиешле категория халыкның   8911е үтте, ягъни  билгеләнгән план  100 процентка үтәлде.
 Диспансерлаштыруның төп максаты - иң беренче чиратта яман шеш авыруларын ачыклау. Аеруча шуны ассызыклыйсым килә, диспансерлаштыру узганда онкология авыруларының 70 проценты иртә стадиядә ачыклана, бу исә чирдән котылу  процентын сизелерлек арттыра.
-Гриппка каршы прививка ясатуның мөһимлеген дә читләтеп узып булмый. Вакцинация кампаниясе турында берничә сүз...
 -Бөтендөнья сәламәтлек сак-лау оешмасы тәкъдиме буенча халыкның кимендә 50 проценты вакцинацияләгән очракта, бу кампания  нәтиҗәле була. Соңгы ике ел дәвамында без бу күрсәткечләргә якынайдык һәм 2019 ел нәтиҗәләре буенча 24493 кешегә, шул исәптән 7300 балага прививка ясалды.Бу вакцинацияләү үтәргә  тиешле кешеләрнең 88,2 процентын тәшкил итте. Шуны әйтергә кирәк, соңгы вакытта вакцинация узмаган кешеләрдә авыр пневмония авыруы булу очрак-лары теркәлде.
-2020 ел районда Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан зәйлеләргә нәрсә әйтер идегез...
-Хөрмәтле зәйлеләр, һәр кешенең үз сәламәтлегенә игътибарлы булуы,  сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, рациональ туклану, хезмәт һәм ялны дөрес оештыру, шулай ук профилактик медицина тикшерүләрен, диспансерлаштыруны вакытында үтүе - актив озын гомерле булуның нигезе. Шуны  беркайчан да истән чыгармагыгыз.  Һәркемнең сәламәт булуы – уртак байлык.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: