Зәй офыклары

Вакытны санаучы сәгатьләр

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре интерактив музей сәгате дигән эш формасы кертеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бакчаларда "Сәгатьләр тарихы" дигән шөгыльләр үткәрә башлады. Иң беренче бу шөгыль-дәрес "Каенкай" балалар бакчасында үтте. Сәгатьләрнең нинди генә төрләре юк: уяткыч-сәгать, кесә сәгате, ком сәгате, кул сәгате һ.б. һ.б. Боларның барысы да...

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре интерактив музей сәгате дигән эш формасы кертеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бакчаларда "Сәгатьләр тарихы" дигән шөгыльләр үткәрә башлады. Иң беренче бу шөгыль-дәрес "Каенкай" балалар бакчасында үтте.

Сәгатьләрнең нинди генә төрләре юк: уяткыч-сәгать, кесә сәгате, ком сәгате, кул сәгате һ.б. һ.б. Боларның барысы да музей фондында саклана. Балаларга әлеге сәгатьләрнең Россиянең нинди заводларында эшләнүе, һәр сәгатьнең эченә нәрсә яшеренүе, сәгать механизмнары турында аңлатма бирелә. Мәсәлән, су сәгатен өй шартларында ничек ясарга, аны ничек сынап карарга, бер минут вакытның күпмегә сузылуы турында бәйнә-бәйнә, кечкенәләргә аңлаешлы итеп сөйли музейның фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: