Зәй офыклары

Вакытлыча эшчәнлеге туктатылган

Зәй шәһәр прокуратурасы бер ширкәтнең файдалы казылмалар чыгару эшчәнлегендә законнар үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында әлеге оешманың Зәй районы территориясендә эшчәнлеген  авыл хуҗалыгы өчен файдаланылучы  җирләрдә алып баруы ачыкланган.
Гамәлдәге законнар  нигезендә авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җир кишәрлекләре бары тик әлеге максатта гына файдаланырга тиеш. Ягъни авыл хуҗалыгы өчен файдалынылучы җирләрне башка категориягә күчерми торып файдалы казылмаларны чыгару эшләре алып барырга ярамый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәр суды җирләрне  башка  категориягә күчергәнчегә кадәр ширкәтнең файдалы казылмалар  чыгару буенча эшчәнлеген туктатып тору турында судка иск гаризасы юллады.
 Зәй шәһәр судының 2020 ел 15 гыйнвар  карары белән прокурорның иск гаризасы тулысынча канәгатьләндерелде.
Әлегә суд карары законлы көченә кермәгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: