Зәй офыклары

Валерий, Алексей, Валентинны онытмыйбыз

Моннан 22 ел элек - 1994 елның 11 декабрендә Чечен республикасы террито­риясенә конституцион тәртипне торгызу өчен гаскәр кертелә. 2007 елдан бу көн Россиядә Чечняда һәлак булган солдатларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге сугыш зур корбаннар китерде. Чечен конфликты вакытында 4700дән артык хәрбинең гомере өзелгән булып санала. Моңа әле...

Моннан 22 ел элек - 1994 елның 11 декабрендә Чечен республикасы террито­риясенә конституцион тәртипне торгызу өчен гаскәр кертелә. 2007 елдан бу көн Россиядә Чечняда һәлак булган солдатларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге сугыш зур корбаннар китерде. Чечен конфликты вакытында 4700дән артык хәрбинең гомере өзелгән булып санала. Моңа әле госпитальләрдә үлгәннәр, хәбәрсез югалганнар керми. Ә Россия Солдат аналары комитеты берлеге мәгълүматларына караганда, чечен сугышында 10 меңләп солдат һәлак булган.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда бу дата уңаеннан 1нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары чечен сугышында һәлак булган солдатларның әниләре белән очрашты. Зәй районнынан әлеге сугышка 205 егет эләгә. Шуларның өчесенә - Валерий Утяганов, Алексей Чернов, Валентин Скобелевка исән кайту язмаган. Аларның каберләрен инде ничәнче ел кар күмә.

Яңа гына олы тормыш юлына аяк баскан, матур уй-хыяллар белән киләчәк турында хыялланучы 18-20 яшьлек егетләр иде алар. Уллары өйләренә әйләнеп кайтмаган аналарның йөзендә мәңгелек сагыш. Очрашуга Ирина Васильевна Скобелева белән Валентина Ивановна Чернова килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: