Зәй офыклары

Васильевлар 100 мең сумга ия булды

Авылда яшәп, гаиләдә өченче балалары туган райондашларыбыз Анастасия белән Алексей Васильевларга бәхет елмайды. Өченче балалары –Дарина тугач, алар бер тапкыр түләнә торган 100 мең сумга ия булды. Районда алар - әлеге түләүгә ия булган икенче гаилә.

- Республикада авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәрле хатын-кызлар өчен беренче балага - 50 мең  һәм өченче балага 100 мең сум күләмендә “авыл” түләүләре кертелде. Бу түләүне 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын 25 яшькә кадәр һәм өченче баласын 29 яшькә кадәр тапкан хатын-кызлар ала. Түләүне алучы ана Россия гражданы булып, өч елдан да ким булмыйча авыл җирендә яшәргә, ана хокукыннан мәрхүм булмаска тиеш, - ди халыкны  социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.
Әлеге түләүләр -туучылар санын арттыруга алшарт. 2018 елда   50 мең сум күләмендә түләүне районда - 34,  100 меңне- 2 , агымдагы  елда 50 меңне – 26, 100 мең сумны бер гаилә алган. Васильевларга әлеге түләүләр икеләтә сөенеч булган. Алар Поручик авылында яшәп, “Яшь гаиләгә ярдәм ” программасы буенча йорт төзиләр. Ә әлеге түләүләр яңа йортның эчке сылау-буяу эшләре һәм  җиһазлар өчен тотылачак икән.  Алар иң беренче итеп кечкенә Дарина, дүрт яшьлек Маша, сигез яшьлек Арсений бүлмәләрен  җиһазларга исәплиләр.
- Балалар бүлмәләрен алар теләге буенча бизәргә исәп.  Аш бүлмәсендә түгәрәк өстәл булдырып,  без барыбыз да аның тирәли утырып, иртәнге, төшке, кичке ашны ашаячакбыз, - дип киләчәк планнары белән бүлеште Анастасия Васильева.
Арсений спортны үз итә икән: тхэквондога йөри, аннан уңышлары да юк түгел. Маша исә биюгә хирыс: аның буенча кечкенәдән осталыгын чарлый.
Васильевлар - икесе дә авылда туып үскән.  Алексей Поручикта  - ике, ә  Анастасия Сарман районы Петровка авылында биш балалы гаиләдә үскән. Анастасия ягымлы, мөлаем, акыллы булса, Алексей тырыш, азсүзле егет. Интернет аша танышып, гаилә корганнар һәм тугыз ел инде Поручикта әти-әниләре белән бер түбә астында яшиләр. Анастасия балалар бакчасында - тәрбияче, Алексей  тракторчы булып эшли. Бер-берсен күз карашыннан аңлый алар, шәһәрдә яшәүләрен күз алдына да китерә алмыйлар.
 -Әниләр шуны истә тотсын иде, бала туып алты айга кадәр түләүләрне рәсмиләштерергә халыкны  социаль яклау бүлегенә килергә кирәк, -ди Эльмира Хуҗина.

Васильевларга түләүне алуга тиешле  документларны җыю авырлык тудырмый, халыкны  социаль яклау бүлегендә барысын да тиз генә рәсмиләштерергә булышалар аларга.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: