Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ватсапта “Классташлар” төркемендә әлдән-әле тарихи фотолар урын ала

Тарихи ядкарь кемне генә хисләндерми икән?!

Гомумән, тарихи, кызыклы фотолар куючылар шактый төркемгә. Мине  төркемдәгеләрнең  аларга  битараф булмавы ошый.  Бу көннәрдә төркемдә  әлеге тарихи  фотосурәт пәйда булды. Анда  Ленин исемендәге колхоз хезмәтчәннәре (Югары Мәлем авылы) тасвирланган. Классташлар бу фотоның үзләрендә матур хатирәләр яңартуын, танышлары, дуслары, туганнарын тануларын әйттеләр.

Әлеге фотосурәттә тавык фермасында эшләүчеләр сурәтләнгән. Мәсхүдә Шагиева (ул мәрхүм инде) араларында өлкәне, тавык фермасы бригадиры була ул. Аның ярдәмчеләре исә  Рәкыя Арсланова  белән Роза Солтанова. Алар сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тавык фермасына ярдәмче булып эшкә килгән булганнар. Роза энесе  Раушанны да иярткән. Берсенең кулында зур чуман. Фермада эшләүчеләр ындыр  табагыннан икенче сорт бөртеклеләрне чуманга  салып, тавыклар фермасына алып төшә торган булганнар.  Димәк, эшкә барышлары. Колынын иярткән ат, әйтерсең, урынында биеп тора.  Салам түбәле йорт фотосурәткә үзенчәлек өсти.

Күңелле мизгелләр, юклык заман булса да, рәхәт һәм кызык яшәлгән икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев