Зәй офыклары

Вавилов: Конституциягә төзәтмәләр халыкның тормышын яхшыртачак

Илнең нәтиҗәле үсеше турында уйлаган кешеләр Россиянең Төп Законына төзәтмәләр өчен тавыш бирергә тиеш, дип билгеләп үтте Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр Россия һәм аның гражданнары үсешенә уңай йогынты ясаячак. Мондый фикерне алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча Анжела Вавилова исемендәге  хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов белдерде.
«Илебезнең һәм халкыбызның киләчәге турында уйлаучылар сайлауларга барырга һәм тавыш бирергә тиеш. Чөнки зур төркем компетентлы кешеләр тарафыннан Конституциягә кертелгән төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын социаль һәм медицина өлкәсендә, күп кенә юнәлешләрдә дә күпкә яхшырак итәчәк», — дип билгеләп үтте Владимир Вавилов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: