Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Велосипедларга “һөҗүм” башланган

Быел Зәй эчке эшләр бүлегенә велосипедларын урлау турында биш кеше мөрәҗәгать иткән.

Безнең һәркайсыбыз да  кечкенә чакта велосипед турында хыяллана. Кайбер әти-әниләр балаларын куандырырга теләп, кыйммәтле модельле велосипед сатып алалар. Ә  угрыларның күзе нәкъ менә кыйммәтле велосипедларга төшә дә инде...

 Балалар гына түгел, өлкәннәр дә кибет, йорт подъездлары, сәүдә павильоннары янында велосипедларын калдырып китәргә гадәтләнгән. Һәм бу караклар өчен аларны алып китүдә бернинди кыенлык тудырмый. Кайберәүләр велосипедларын саклау максатыннан аны йозакка эләктерәләр, әмма аны бик тиз ачарга һәм ватарга була.  

Ни өчен кешеләр үз милкенә болай ваемсыз карый соң?  Без бит беребез дә кыйммәтле тун яки алтын бизәнү әйберләре салынган шкатулканы подъездда баскыч мәйданчыгына чыгарып куймыйбыз.

- Агымдагы ел башыннан безнең район территориясендә  велосипед урлауның 5 очрагы теркәлде. Җинаять корбаны булмас өчен, безнең һәркайсыбыз үз милкен саклау буенча гади генә чаралар күрә ала. Беркайчан да велосипедыгызны караучысыз калдырмагыз, аларны саклау урыннарын техник яктан ныгытыгыз. Төнгә велосипедны  фатирыгызга ябыгыз, аны подъездда калдырмагыз. Әгәр дә инде сезнең велосипедыгызны урлаганнар икән, бу турыда кичекмәстән полициягә  хәбәр итегез. Шуны онытмагыз, “кайнар эз”дән җинаятьчене дә, велосипедны да табу җиңелрәк, - ди район эчке эшләр бүлегенең штаб башлыгы Ринат Кәбиров.

Җәйге чорга кергәч, бүлеккә мондый төр хәбәрләр килү тагын да ешая икән. Шәхси әйберләрен саклау турында уйламаучыларны, ваемсызларны караклар күз уңыннан читкә җибәрми. Шуңа күрә үз милкегезне саклау беренче чиратта үз кулыгызда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев