Зәй офыклары

Велосипедчы баланы йөк машинасы бәрдергән

Зәйдә зыян күргән велосипедчы дәваханәгә озатылган.

Җәйге чор башлану белән юлларда балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмауга аеруча игътибарлы булу бик мөһим. 14 май көнне Зәйдә йөк машинасы йөртүчесе 2004 елгы велосипедчы баланы бәрдерә. Бала тән җәрәхәтләре белән үзәк дәваханәгә озатылган. Велосипедчы юл кагыйдәләре таләбен үтәмәгән, дип бәяли ЮХИДИ инспекторлары. Мондый аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен велосипедларда шәһәр урамманырына, олы юлларга чыгучы яшүсмерләрне куркынычсызлык кагыйдәләре турында кабат-кабат кисәтү кирәк, ди бүлек башлыгы Рамил Гарифуллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: