Зәй офыклары

Велосипедлар белән сак булыгыз!

Укучыларның җәйге каникуллары башланды. Бу чорда юлларда велосипедта йөрүче балалар саны арта. Балалар фаҗигаләргә тарымасын өчен әти –әниләр даими рәвештә аларга велосипед белән сак булу, юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеген исләренә төшереп торырга тиеш.

Велосипедны балалар бакчасы яшеннән үк йөртергә ярый. Ләкин ишегалдында һәм паркларда гына. Юлга чыгу 14 яшьтән рөхсәт ителә. Бу вакытта инде велосипедчы йөртүчегә әйләнә һәм ул юлда йөрү кагыйдәләренең барысын да үтәргә тиеш була. Аңа уң полосадан һәм юл читеннән генә барырга ярый.

Ләкин юл йөрү кагыйдәләрен үтәү автомобильчеләр кебек үк аларга да бик мөһим. Алар маневрларны да күбрәк ясыйлар, зур тизлеккә дә ия, шул ук вакытта бәрелгән очракта саклану чаралары да юк. Шуңа күрә мопед, скутер һәм велосипедлар юлда иң зур куркыныч тудыручылар булып санала.

Велосипед, скутер һәм мопедта пассажирларны йөртү ышанычлы аяк куйгычлар булганда гына рөхсәт ителә. 7 яшькә кадәрге балалар бу исәпкә керми.

Тавыш сигналы эшләмәгәндә, тормоз системасы, тышкы яктырткычлар, булмаганда, шиналар бозылганда, шулай ук яктырткычны кире кайтару элементлары булмаганда әлеге төр транспорт белән юлга чыгу тыела, дип кисәтә район  ЮХИДИ  инспекторлары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: