Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Вера Хәмидуллина: Барчагызга елмаю һәм җылылык бүләк итәм

Үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында шагыйрь, тәрҗемәче һәм нәшир Вера Хәмидуллина белән очрашу узды.

24 мартта  үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында шагыйрь, тәрҗемәче һәм нәшир Вера Хәмидуллина белән очрашу узды.

Вера Хәмидуллина  Чаллы шәһәрендә яши, Россия һәмТатарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Вера Петровна балалар өчен шигырьләр яза һәм  икетеллелек әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертә. Ул үз акчасына рус һәм татар телендә «Современные авторы –детям издано в Казани» сериясендә китаплар чыгара. Вера Хәмидуллина  укытучы буларак,балалар психологиясен бик яхшы белә, бу аңа балаларның дөньяга карашлары, кичерешләрен чагылдыручы шигырьләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә очрашуда Вера Петровна балалар белән уртак телне  тиз тапты һәм төрле әдәби жанрлар турында виртуоз итеп сөйләде. Ул балалар белән алар дәрәҗәсендә, гадәти булмаган образлар һәм метафорлар кулланып сөйләшә. Очрашуда балалар әдәбият дөньясыннан бик күп яңалыклар белделәр.

Соңыннан Вера Петровна барлык балаларга да үзенең автографы белән китапларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев