Зәй офыклары

Ветеран өчен Җиңү көне икеләтә бәйрәм

Зәй районы Аксар җирлегенә караган Икенче Бөгелдедә яшәүче тыл ветераны Екатерина Никифорова өчен Җиңү көне икеләтә бәйрәм булды.

Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов һәм район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб үзешчәннәре килде. Аннан биредә һәйкәл янында митинг оештырылды. Митингтан соң анда катнашучылар солдат боткасыннан авыз итте.  Екатерина Никифорова да чарада катнашып, юбилее һәм Җиңү көне белән котлаганнары өчен рәхмәтле калды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: