Зәй офыклары

«Ветеран хатирәләре»

Зәй муниципаль районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәтләр кабул итүчеләр белән эш төрле юнәлештә алып барыла. Шуларның берсе «Хатирәләр терапиясе» технологиясе. Аның максаты - яшьлек, узган тормыш хатирәләрен искә төшереп, әнгәмә, фотосурәтләр карау. Май аенда андый очрашулар аеруча еш оештырыла. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәр тарафыннан Зәй шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Белышева Ольга Григорьевнаны 9 май Җиңү көне белән котлап, уткәннәрне барлап, күңелле очрашу оештырылды.

Мондый чаралар Тубән Биш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, бөтен хезмәт юлын мәгарифкә багышлаган, озак еллар Тубән Биш мәктәбен житәкләгән Ермолаев Лев Яковлевичның өендә еш оештырыла.
Җиңү көне бәйрәме алдыннан да үткәннәрне барлап, узган гомер юлын искә алып озак сөйләштек. Ул альбомнар, медальләрен яңадан барлап, үзенең яшьлек хатирәләрен яңартты, хезмәт юлын сагынып искә алды. Бүгенге вәзгыять турында сөйләшеп, фикер алышты. Лев Яковлевич зарланырга яратмый, актив тормыш рәвеше алып бара. Узенең киңәшләре, фикерләре белән уртаклашып, авылыбызда, район күләмендә оештырылган чараларның көтеп алынган кунагы ул.
Анын тормышы, яшәү рәвеше үзенең балаларына гына түгел, ә авылыбызның һәр кешесенә үрнәк. Авылдашлары, коллегалары, укучыларының тирән ихтирамын казанган  ветеран Җиңү көнен дулкынланып каршы ала. Инде олы яшьтә булуына карамастан, рухи ныклыгын, күнел көрлеген һәм яшәү көчен саклый алган ветеранның әйтер сүзе, житкерәсе теләкләре зурдан:
-Иң мөһиме иминлек, киләчәккә ышаныч булсын, ди ул.
Г. Гыйльметдинова, социаль хезмәткәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: