Зәй офыклары

Ветераннар мәчетләр буйлап сәяхәткә чыкты

Ел саен “Аккурайд уилз Руссиа” ҖЧШ ветераннар советы рәисе Илдус Ибраһимов башлангычы белән туган як тарихын өйрәнү музее белән берлектә төрле чаралар, акция, экскурсияләр уздырыла.

Узган җомгада завод ветераннары өчен “Мирас” дип аталган автобус экскурсиясе мәчетләр буйлап оештырылды.  Әлеге тематик эксурсия “Таҗетдин Ялчыгол” скверында башланып, Икмәк кабул итү предприятиесе һәм Мирный бистәләренең "Ихлас"  һәм “Тынычлык” мәчетләре аша үтеп, мәгърифәтче, язучы, табиб Таҗетдин Ялчыгол җирләнгән Имәнлебаш авылы зиратында һәм мәчетендә дәвам итте һәм Иске Зәй бистәсенең "Билал" мәчетендә тәмамланды.
 Илсур хәзрәт Әюпов сәяхәттә катнашучыларны “Таҗетдин Ялчыгол” скверында каршы алып, мәчетләрнең ишеге һәркем өчен ачык булуы, ислам дине,  дөнья кыйммәтләре турында сөйләде.   Иске Зәй мәчетендә ветераннар өчен чәй эчү оештырылып,  Илдус хәзрәт намаз укыды.  Традиция буенча сәяхәт  туган як тарихын өйрәнү музеенда төгәлләнде.  Сәяхәткә чыгучылар экскурсия оештырылышыннан канәгать булуларын, күптәнге хыяллары  -  район-шәһәр мәчетләрен күрү теләге тормышка ашуын белдерделәр.
Светлана Долгова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: