Зәй офыклары

ВИЧ-инфекция таралуны кисәтү буенча чара уздырдылар

ВИЧ - XXI гасыр афәте, аңа каршы көрәшү дә катлаулы. Ул өлкәннәрне генә түгел, балаларны, йөкле хатын-кызларны, яшьләрне, хәтта олы яшьтәгеләрне дә зарарлый. Шуңа күрә ВИЧ, СПИДны профилактикалау - бүгенге көндә иң актуаль тема.

Шул уңайдан 5 февральдә халыкның игътибарын ВИЧ-инфекция проблемаларына җәлеп итү максатында  һәм әлеге афәтне профилактикалау кысаларында “МИН+СИН-СПИД” дип исемләнгән акция оештырылды.
Әлеге акция барышында Зәй “Шатлык”   халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә ВИЧ-инфекцияне кисәтү буенча мәгълүматый  буклетлар тараттылар, сәләмәт яшәү рәвешен алып барырга өндәделәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: